Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Резедә Сафина һәм Суфия Шәрәфетдинованың 55 яшьлек юбилейлары

05 марта 2021, 10:50

233

0

0

Резедә Сафина һәм Суфия  Шәрәфетдинованың 55 яшьлек юбилейлары

 Түбән Чәке элемтә бүлегендә эшләүче хезмәттәшләребез -  почта начальнигы Резедә Сабир кызы Сафина һәм почта таратучы  Суфия Фәһим кызы Шәрәфетдинова өчен 8 март икеләтә бәйрәм. Аларның 55 яшьлек юбилейлары  һәм Халыкара хатын- кызлар көне!

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!

Яз кояшы кебек нурлы йөзле, ачык күңелле, уңган, чибәр сез.  Сезнең йөрәгегездә кешеләргә карата җылылык, мәрхәмәт, шәфкать яши. Бәйрәмегез белән ихлас котлап, сезгә  бары изге теләкләребезне генә юллыйбыз. Озын гомер, саулык, гаилә бәхете, унышлар юлдаш булсын сезгә. Алдагы тормышыгыз да шатлыклардан, якты аяз көннәрдән генә торсын.

Котлап сезне бәйрәмегез белән,

Ниләр теләсәк тә аз сыман.

Озын гомер, сәламатлек белән,

Гөрләп яшәгез сез яз сыман!

 

Безнең  күңелебездә сезгә,

Бары хөрмәт, рәхмәт хисләребез.

Гомерегезнең зая узмаганын,

Әйтеп тора матур эшләрегез.

Изге теләкләр белән: хезмәттәшләрегез Әнисә һәм Наташа.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев