Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Низаметдинова Гөлия Иният кызына 50 яшь

18 декабря 2020, 14:42

579

0

0

Низаметдинова Гөлия Иният кызына 50 яшь

Озак еллар Яңа Ишле авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре булып эшләүче Низаметдинова Гөлия Иният кызы 20 декабрь көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле Гөлия Иният кызы!

Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәмен – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чорын билгеләп үтәбез. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Менә дигән Ана булдың. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен.

Хөрмәтле коллегабыз!

Сине матур юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Киләчәктә дә авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Сезгә тирән ихтирам белән: Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы  Радик Мөхәммәтҗанов.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев