Мунчәли авылында яшәүче Васил Исмәгыйль улы һәм әниебез Наҗия Сәлах кызы Халитовлар юбилейларын билгеләп үттеләр
Мунчәли авылында яшәүче әтиебез Васил Исмәгыйль улы һәм әниебез Наҗия Сәлах кызы Халитовлар күптән түгел үзләренең 85 һәм 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Кадерле әти һәм әни!
Барыбыз да бергә җыелып сезне шушы матур туган көннәрегез белән котлыйбыз. Сезгә саулыклы озын гомер, мул тормыш, бала-оныкларыгызның игелеген күреп, бәхетле картлык кичерергә насыйп булсын.
Безгә – биш балагызга югары белем, яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаттыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегез тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм итте. Без сезне яратабыз, хөрмәт итәбез, сезнең алда башыбызны иябез. Рәхмәт, сезгә!
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.
Изге теләкләр белән: барлык балаларыгыз.
Нет комментариев