Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мунчәли авылында яшәүче  әниебез Миннинур Әбдрәшит кызы Сәлахетдинованың юбилее

21 сентября 2018, 10:17

703

0

0

Мунчәли авылында яшәүче  әниебез Миннинур Әбдрәшит кызы Сәлахетдинованың  юбилее

Мунчәли авылында яшәүче  әниебез Миннинур Әбдрәшит кызы Сәлахетдинованың 22 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине истәлекле бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Әниебез, син безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Син булмасаң тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Әни, озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Сиңа озын гомер, тән сихәте, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып  торуыңны телибез. Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерергә язсын иде. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын, һаман шулай безгә терәк  булып яшәвеңне телибез.
Рәхмәт, әни, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк  безгә авыр  чакта,
Тормыш ямьле тик син  барында.
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың исеменнән улың Илфат, киленең Ирина, оныгың Әминә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев