Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мунчәли авылында яшәүче кадерле әниебез Камалова Фирүзә Алимҗан кызының юбилее

    --, 3 июль 2020 - 09:55
    79
    0
    0

    Мунчәли авылында яшәүче кадерле әниебез Камалова Фирүзә Алимҗан кызының 10 июльдә 80 яшьлек юбилее.

    Әниебез, әбиебез! Сине олы бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, җан һәм тән тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

    Теләкләрнең телибез изгеләрен,

    Бәхетләрнең телибез зурысын.

    Шатлыкларның телибез көтмәгәндә,

    Килә торган иң-иң нурлысын.

    Маңгаеңа төшкән аксыл чәчләр,

    Сөйкемлелек бирә йөзеңә.

    Барысы өчен рәхмәт сиңа, әнкәй,

    Исәнлегең белән йөз яшә.

    Иң изге теләкләр белән: балаларың, киявең, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: