Туган Як
  • Рус Тат
  • Мунчәли авылында гомер итүче ИЛЬЯЗОВА Адия Алиулла кызының юбилее

    --, 30 апрель 2019 - 10:26
    173
    0
    0

     

    Мунчәли авылында гомер итүче газиз әниебез Ильязова Адия Алиулла кызының 1 майда 80 яшьлек юбилее.

    Кадерле әниебез!

    Сиңа йөрәк түребездән чыккан иң саф, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

    Әни, син үзең ана назы күрмичә, әни сүзен әйтергә тилмереп үссәң дә, без, өч балаңа, бу дөньяның, тормышның барлык яхшылыкларын, бар назыңны, йөрәк җылыңны бирдең, безгә дөрес юл сайларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә, сабыр итеп яшәргә өйрәттең. Рәхмәт, әни, әнкәй, газизебез, сиңа булган бурычыбызны берни белән дә түләп бетергесез.

    Котлы булсын туган көнең, әни,

    Сәламәтлек телибез иң элек.

    Насыйп булсын яшәү тынычлыкта,

    Күреп бездән хөрмәт, игелек.

    Рәхмәт сиңа, әни, чын күңелебездән,

    Озын булсын синең гомерең.

    Сагышлардан безне саклап тора,

    Мәрхәмәтле  синең күңелең.

    Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: