Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мунчәли авылда яшәүче кадерле Замалетдинов Рафаил Ләбиб улының юбилее

17 октября 2021, 08:03

199

0

0

Мунчәли авылда яшәүче кадерле Замалетдинов Рафаил Ләбиб улының  юбилее

Мунчәли авылда яшәүче кадерле әтиебез Замалетдинов Рафаил Ләбиб улының 17 октябрьдә 80 яшьлек юбилее!

Әтиебез!

Котлыйбыз сине туган көнең белән!

Бәхетле кешегә олуг

Юбилейлар насыйп була.

Матур булып олыгаеп,

Җитмеш, сиксән, туксан тула.

Быел безнең әтинең дә

Юбилее - сиксән яше.

Әтиебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган,

Булганына шөкер итә.

Күпне өмет итми генә,

Сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әтиебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әни белән тормыш корып,

Дурт бала сөеп үстергән,

Хәзер инде әтиемнең

Оныклары җиткән буйга

Гомер атың арымыйча,

Йөзгә кадәр торсын өйдә.

Син булганда авыл да бар,

Туган йортыбыз да исән.

Ялгышмамын, син ул - әти.

Безнең терәгебез, дисәм.

Ә без сиңа озак еллар

«Әти» диеп сөеп дәшик,

Әниебез, балаларың, оныкларың белән

бергә гөрләп яшик!

Иң изге теләкләр белән: улларың  Рөстәм, Рамиль, кызың Зөлфия, киленнәрең Гүзәл, Гелия, киявең Илнур, оныкларың Эльвира, Адилә, Аяз, Ильвина, Имиль. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X