Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Мөбәракша Лотфулла улы белән Мөнирә Шаһиҗан кызы Кәлимуллиннар 60 ел бергә

26 ноября 2021, 08:33

246

0

0

Мөбәракша Лотфулла улы белән Мөнирә Шаһиҗан кызы Кәлимуллиннар 60 ел бергә

Татар Бизнәсе авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Мөбәракша Лотфулла улы белән Мөнирә Шаһиҗан кызы Кәлимуллиннар 1961 елның 29 ноябрендә гаилә корып җибәргәннәр. Шул еллардан соң 60 ел гомер узган.

Безнең кадерлеләребез! Сезне чын күңелебездән уртак бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, безне, 4 балагызны үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә бер-берегезне югалтмыйча, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз-кияүләрегез, улларыгыз- киленнәрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X