Марат Шәйхула улы белән Гөлшат Вәлиәхмәт кызы Аюповларның гомер итүләренә 50 ел
Иске Чүпрәле авылында яшәүче әтиебез Марат Шәйхула улы белән әниебез Гөлшат Вәлиәхмәт кызы Аюповларның 1 майда бергә гомер итүләренә 50 ел була.
Безнең кадерлеләребез! Сезне алтын туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Безне кадерләп, яратып-сөеп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Әти-әни, сез безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез булдыгыз.
Сез булганда өебез нурлы, һәрвакыт ямьле. Без, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, сау-сәламәт озын гомер итүегезне телибез.
Юлларыгызга ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзегездә.
Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шул теләкләр бездән үзегезгә.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Айрат-Айгөл, Ринат-Дилүзә, Илшат-Татьяна һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев