Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

“Кеше гомере белән түгел, башкарган эшләре белән бәяләнә”...

15 января 2021, 11:16

218

0

0

“Кеше гомере белән түгел, башкарган эшләре белән бәяләнә”...

Еллар арты еллар үтә. Бер-бер артлы сәгатьләр, көннәр үтә. Мәктәп тормышына бөтен күңеле белән бирелеп, аның үткәнен барлаучы, хәзергесен тәэмин итүче, киләчәге өчен көеп-янучы кешеләр бар. Тынгысыз, шулай да сабырлыкка өстенлек биреп, үзенә бирелгән җаваплы вазифасын үтәп килүче мәктәп директоры Тәскирә Рәүф кызы турында булыр сүзебез.

Балачагы үткән назлы бишек,

Моңлы да ул, иркә, ягымлы.

Еллар үткән саен горурланып,

Искә алам туган ягымны.

Тәскирә Рәүф кызы 1961 елның 10 январендә Иске Кәкерле авылында Рәүф абый белән Гөлсайран апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Беренче бала булгангадырмы, бүгенгесе көндә дә туганнары өчен зур терәк булып яши. Балачагы бай табигатьле Иске Кәкерле авылында үтсә дә, кыз баланың эчәр суын, ашыйсы ризыгын язмыш үзенчә хәл итә.

1988 елдан Кече Чынлы авылы белән язмышын бәйли һәм шушы елдан бирле бөтен барлыгы белән мәктәп тормышына бирелгән кеше ул — хөрмәтле җитәкчебез. Шушы чордан бирле Тәскирә Рәүф кызы үз коллективының олы таянычы, ныклы терәге булып тора. Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбен инде 25 елдан артык җитәкли. Намуслы һәм тынгысыз, тәҗрибәле җитәкче, үз эшенә чын күңелдән бирелгән тырыш, таләпчән педагог, зирәк остаз, фидакарь укытучы ул. Мәктәпне ул эш урыны итеп түгел, ә тормышының мәгънәсе, яшәү рәвеше буларак кабул итә. Шул еллар барышында күпме эш башкарылган: мәктәпне тотрыклы, югары дәрәҗәдәге кадрлар белән тәэмин итү, яңа буын әзерләү, белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәгә җиткерү, мәктәпнең материаль-техник базасын яңарту... Ә иң әһәмиятлесе – ничә буын укучыларга төпле белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озату, аларның лаеклы, сәләтле шәхесләр итеп җитешүе өчен шартлар тудыру.

Мәктәп директоры һәрдаим укучы балалар, коллегалар, әти-әниләр, мәктәп тормышына катнашы булган һәм булмаган башка бик күпләр белән эшли. Тәскирә Рәүф кызының аларның һәрберсе белән уртак тел таба белүе, кирәк чакта дөрес юнәлешкә этәрүе, акыллы киңәшләр бирүе һәркемдә аңа карата хөрмәт хисе уята.

Аның армый-талмый хезмәт куюы үз җимешләрен бирә тора: мәктәбебез елдан-ел зур уңышларга ирешә, озак еллар дәвамында салынган гореф-гадәтләргә тугры калып, алга бара. Хөкүмәтебез дә җитәкчебезнең хезмәтен бик югары бәяләп, бик күп исемнәргә лаек булды ул.

Шушы көннәрдә хөрмәтле җитәкче-безнең олы юбилее!

Юбилейлы туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сезгә нык исәнлек, бетмәс шатлыклар, гаилә иминлеге телибез!

Ходай сезне кешелекле, акыллы хатын -кыз итеп яраткан. Еллар агышындагы сынаулар алдында горур, гади һәм гадел булып кала алдыгыз. Сез мәктәп тормышының элеккеге традицияләрен саклап, дәвам иттердегез, тагын да баеттыгыз. Авылыбыз халкы, барлык укытучы, тәрбияче һәм укучылар, үз эшегезгә мөкиббән булганга, сезне бик яратты. Тирән белемегез, яңалыкка омтылышыгыз, ярдәмчеллегегез, заман агышына сизгер, зур ихтыяр көченә ия булуыгыз белән иң олы хөрмәт казандыгыз. Хезмәтегез сезне тагын да яңа ачышларга, эзләнүләргә рухландырсын, башкарган эшегезнең игелеге югалмасын — укучыларыгызның, хезмәттәшләрегезнең чиксез рәхмәте булып, күңелегезне җылытып торсын.

Тирән ихтирам белән: Кече Чынлы урта мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев