Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче әтиебез  Шәфикъ Мостафа улы Насыбулловның 55 яшьлек юбилее

29 июля 2020, 09:42

382

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче әтиебез  Шәфикъ Мостафа улы Насыбулловның 55 яшьлек юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче әтиебез  Шәфикъ Мостафа улы Насыбулловның 5 августта 55 яшьлек юбилее, 1 августта әниебез белән бергә тормыш коруларына 34 ел тула.

Кадерлебез! Сине истәлекле юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен,  әтиебез, көннәребезнең шатлыгы, бәхетебезнең иң олысы. Әти! Сиңа кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Әниебез белән, безне үстереп, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше син. Рәхмәт әти, әни белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстергәнегез өчен. Киләчәктә дә күңелең бүгенгедәй изге булып, әниебез белән бер-берегезнең кадер-хөрмәтен тоеп, безнең игелегебезне күреп, оныклар бәхетенә төренеп, тынычлыкта, саулыкта тигезлек белән бәхетле гомер итүегезне телибез.

Сәламәт  һәм озын гомерле бул,

Пар канатың, әниебез, булсын янәшә.

Һәр балаңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә син яшә.

Иң изге теләкләр белән: әниебез Чулпан, кызларың Айсылу, Ләйлә, кияүләрең Ильназ, Фәрит, оныкларың Самат, Ясминә, Шамилә, Дилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев