Кече Чынлы авылында яшәүче Сәйфетдинов Рәис Сәгыйт улының юбилее
Кече Чынлы авылында яшәүче кадерле әтиебез Сәйфетдинов Рәис Сәгыйт улының 24 июньдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең-туган көнең белән котлыйбыз.
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар,
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
Туган көнең-юбилеең белән,
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңы ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын,
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Иң изге теләкләр белән: кызларың Ләйсән, Лилия-Ильназ, оныкларың Амир, Дамир, әбиебез, Рәфис абый, кода-кодагыең.
Нет комментариев