Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Шәкуров Иршат Гәрәй улына 70 яшь

23 августа 2019, 11:18

459

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Шәкуров Иршат Гәрәй улына 70 яшь

19 августта Кече Чынлы авылында яшәүче Шәкуров Иршат Гәрәй улына 70 яшь тулды. Иршат үзенең гомерен авылга, туып-үскән җиренә багышлады, шәһәр тормышына, аның җайлы-уңайлыкларына кызыкмады. Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлагач, шофер профессиясен сайлап, берничә ел Татарстан-Россия юлларын иңләде, юл төзү участогында эшләп, районда юл төзекләндерүдә, яңа юллар салуда үзеннән зур өлеш кертте. Озак еллар райондагы иң зур саналган “Цильна” күмәк хуҗалыгы рәисенең урынбасары  вазифасында колхозны республика күләмендә алдынгылар рәтенә бастыруда күп хезмәт куйды. Аның оештыру сәләтен, күпьеллык хезмәт тәҗрибәсен искә алып, “Восход” исемендәге колхозга рәис итеп тәкъдим итәләр. Җитәкче вазифаларын намус белән башкарып, кыска гына вакыт эчендә Иршат хуҗалыкны аякка бастырып, тотрыклы продукция бирүче көчле колхоз итте.

Иршат Гәрәй улы, лаеклы ялда булса да, бүген дә актив хезмәттә. Йортында терлек асрый, тавык-каз үрчетә, бакчачылык белән шөгыльләнә. Тормыш иптәше Фәридә ханым белән бергәләп үсеп җиткән биш балаларына, тугыз оныкларына кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтәләр, булышалар. Алар гаиләсе – үрнәк гаилә, авылда һәм районда үзләрен ихтирам итәләр.

Шушы олы юбилей көннәрендә 1966 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаган йөзләгән сабакташларың сиңа, Иршат, нык сәламәтлек, озын гомер, шатлык һәм куанычлар тели.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X