Туган Як
  • Рус Тат
  • Кече Чынлы авылында яшәүче Шәкүров Иршат Гәрәй улының юбилее

    --, 16 август 2019 - 10:25
    72
    0
    0

    Кече Чынлы авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Шәкүров Иршат Гәрәй улының олы юбилее.

    Кадерлебез!

    Озак еллар җаваплы урыннарда хезмәт итеп,  эшеңнең бөтен авырлыгын үз  җилкәңдә татып яшәсәң дә, без, балаларың, әниебез, туганнарың өчен һәрвакыт игътибарлы, ярдәмчел була белдең. Бу гомер эчендә әниебез белән биш бала үстереп, зур куанычың – тугыз оныгың бар, яныңда гомерлек юлдашың – газиз әниебез бар. Туганнарга һәрвакыт җылы мөнәсәбәт күрсәтүче илаһи зат син. Туган өебез бусагасыннан бәхетсезлек атламасын, киләчәк көннәрдә дә әниебез белән сәламәтлеккә туеп, кадер-хөрмәткә төренеп, бәхетле, тигез, озын гомер итүне Ходай насыйп итсен!

    Барыбызның терәге син, әти,

    Язмышыбыз бүләге син, әти!

    Зур хөрмәт белән: әниебез, балаларың, кияү-киленнәрең, тугыз оныгың, кода-кодагыйларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: