Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече  Чынлы  авылында  яшәүче  Сәгъдәтбану Сибгатулла  кызына – 85  яшь,  әтиебез  Хатыйп  Арифулла  улына -88  яшь

13 марта 2020, 12:16

475

0

0

Кече  Чынлы  авылында  яшәүче  Сәгъдәтбану  Сибгатулла  кызына – 85  яшь,  әтиебез  Хатыйп  Арифулла  улына -88  яшь

Шушы  көннәрдә  Кече  Чынлы  авылында  туып- үскән әниебез  Сафиуллина  Сәгъдәтбану Сибгатулла  кызына – 85  яшь,  әтиебез  Хатыйп  Арифулла  улына  88  яшь тула. Аларның  бергә гомер  итүләренә  65 ел  булды.

 Безнең кадерлеләребез!

 Сезне  чын  күңелдән    юбилейлы  туган  көннәрегез  белән котлыйбыз. Сез безнең  өчен  һәрчак  олы  җанлы, киң  күңелле  кешеләр  булдыгыз. Һәрчак  безне  кайгыртып,  ярдәм  итеп  яшисез.  Әти-әни,  Сез  булганда  өебез  якты, нурлы, өметле.  Дүрт  балага  гомер  биреп, барыбызны  да матур  итеп  тәрбияләп, тормышта  үз  юлыбызны  табарлык  кешеләр  иттегез.   Бүгенгесе  көндә  дә,   үзебез  олыгаеп  килсәк  тә,  без  сезнең киңәшләрегез,  хәер-фатихагыз  белән  яшибез.  Һәрберебез туган  йортыбызга  ашкынып  кайтабыз. Һаман да  әле  нәни  балалар  сыман әни  пешергән ризыклар  белән сыйланабыз. Барысы  өчен  башыбызны  иеп  сезгә  олы рәхмәтебезне  әйтәбез. Гомерегезнең  ахырынача  саулыкта,  тигезлектә, без үскән  ояның  утын  сүндермичә  яшәгез.

Язлар  гына  бүләк  итәдер, әти- әни,

Бу  дөньяга  сездәй  кешене.

Рәхмәтләргә  кушып  кабул  итегезче,

Йөрәгебездән  чыккан  изге теләкне.

Рәхмәт,  әткәй-әнкәй,  бу  дөньяда

Булганыгыз  өчен  олы  рәхмәт.

 Безне  саклап-яклап  торган,                                                                            

 Алтын кулларыгыз  өчен  рәхмәт.

Сез  булганга  без  бәхетле,

Сезнең  белән  якты  көнебез.

Чын йөрәктән  сезгә, әти-әни,

Озын-озак гомер телибез.

Иң  изге  теләкләр  белән:  балаларыгыз  Рәис-Гелсирә,  Рәмис-Римма,  Шәүкәт-Семмия, Альбина, оныкларыгыз Альберт-Ләйсән, Эльмир, Эльвир, Эмиль,  Рафаэль, Эльмира, Ранис – Миләүшә, оныкчыкларыгыз Адилә, Ралинә, Илина, Адель,  Аделина,  Раян.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев