Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Сания Кыям кызы Фәхретдинованың юбилее

09 августа 2020, 09:05

400

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Сания Кыям кызы Фәхретдинованың юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче Сания Кыям кызы Фәхретдинованың 9 августта 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әниебез! Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә, тормышта сынмаска-сыгылмаска, кешеләрне һәм тормышны яратырга син өйрәттең безне, әниебез.

 Сине бәйрәмең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта, әтиебез белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын, әни, юбилеең,

Нурлар яусын күркәм йөзеңә.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез, улларың-киленнәрең Фәнис-Гелгенә, Рәис-Лилия, Илдар-Айгөл, оныкларың Регина, Ләйлә, Раилә, Нияз. Безнең теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев