Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Сафиуллов Илгиз Фидаикъ улының юбилейлы туган көне.

15 января 2021, 11:23

273

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Сафиуллов Илгиз Фидаикъ улының юбилейлы туган көне.

Кече Чынлы авылында яшәүче Сафиуллов Илгиз Фидаикъ улының юбилейлы туган көне.

Гомерен авыл хужалыгы эшчәнлеге белән бәйләгән, фидакарь хезмәте белән авыл халкының һәм коллегаларының ихтирамын яулаган, ветеринария һөнәренең остасы, эшен белеп, яратып башкаручы әтиебез 30 елдан артык гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлады. Иске Шәйморза ветеринария бүлегенә кергән 4 хуҗалыкнын мал-туарларының сәламәтлеге сагында тору белән  беррәттән, республикада берен-челәрдән булып терлекләрне ясалма орлыкландыру эшен башлап җибәрде. Яңгырмы, буранмы, көнме, төнме — ул һәрвакыт үз эшендә булды, сайлаган һөнәренә тугры калып, эшен намуҫ белән башкарды һәм башҡара.

Кадерле әтиебез! Син безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдың. Тормыш авырлыкларына бирешмичә алга барырга, хезмәтне сөяргә, кешеләрне яратырга без синнән өйрәндек. Бүген без горурланып әйтә алабыз: синдә Чын кешеләргә хас булган бөтен сыйфатлар да бар. Сабыр да син, көчле рухлы да, намуслы да, мәрхәмәтле дә, гадел дә, киң күңелле дә, ачык йөзле дә. Кирәк чакта син кырыс һәм таләпчән әти дә, вакыты белән ярдәмчел киңәшче дә, таянырдай якын дус та, әнигә яраткан тормыш иптәше дә.

Бүген 55 яшь тулган көнеңдә сиңа нык саулык, җан тынычлыгы, бәхет, эшеңдә уңышлар телибез. Бик озак еллар әни белән безнең янәшәдә, мул тормышта, безнең игелекне тоеп, уңыш-шатлыкларыбызга сөенеп яшәсәгез иде. Синдәй әтиебез булганга без бик бәхетле. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт, сиңа!

Иң изге теләкләр белән: әниебез, улларың Ильмир, Ильшат, киленең Ләйсән. Безнең теләкләргә барлык туганнар, кода-кодагыйлар да кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев