Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Радик Расых улы Залалдиновның юбилее

29 июля 2021, 07:56

200

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Радик Расых улы Залалдиновның юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче Радик Расых улы Залалдиновның 29 июльдә юбилейлы туган көне.

Табигатьнең иң матур, яшеллеккә төренгән вакытында якты дөньяга аваз салучы тормыш иптәшем һәм яраткан әтиебез! Ихлас күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Синең кебек булган, ярдәмчел, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Сабыр да син, тырыш, уңган, өлгер һәм җитез кеше. Күңелең җәй кояшы кебек җылы, уйларың гел изгелектә, һәркемгә ярдәмгә әзер кеше син. Уңган-булган алтын кулларың күпләргә үрнәк булып тора.

Әтиебез! Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучы һәм саклаучыбыз. Без сиңа мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, саулыкта, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

50 яшь-гомереңнең,

Иң матур, рәхәт чагы,

Янәшәңдә әни бар-

Мөһим түгел калганы.

Олы йөрәк, киң күңелең синең,

Әти безгә зур терәк.

Сәламәт һәм бәхетле бул,

Син бит безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлназ, уллпарың Раил, Ранил һәм әбиебез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев