Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Мөдәрисов Рәис Нуретдин улына 70 яшь

14 декабря 2018, 14:17

725

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Мөдәрисов Рәис Нуретдин улына  70 яшь

Кече Чынлы авылында яшәүче әтиебез Мөдәрисов Рәис Нуретдин улына 10 декабрьдә  70 яшь тула.

Әти! Без сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Шушы үткән еллар эчендә син бөтен авырлыкларны да җиңеп чыгып, менә шушы матур көнгә килеп җиттең. Әниебез белән өч бала тәрбияләп үстереп, олы юлга озаттыгыз.  Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч, ак картлыкта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,      

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең,

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа  сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет- шатлык белән,

Яшик әле, әти, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән: балаларың Лилия-Замир, Ландыш-Илсур, Гузәлия-Илгизәр, яраткан оныкларың  Энҗе, Ильяс, Айгөл, Гөлнара, Азалия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев