Кече Чынлы авылында яшәүче Җәләлдинова Кәшифә Сәмиулла кызына 90 яшь
Кече Чынлы авылында яшәүче кадерле әнибез Җәләлдинова Кәшифә Сәмиулла кызына 21 мартта 90 яшь тула.
Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Без сине, әнкәй, һәрчак яратабыз.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияу–киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев