Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Хәйруллова Миләүшә Самат кызының юбилее

07 августа 2020, 09:03

290

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Хәйруллова Миләүшә Самат кызының юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче Хәйруллова Миләүшә Самат кызының шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Миләүшә Саматовна! Юбилейлы туган көнегез белән сезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Без сезне бик уңган, булдыклы шәхес буларак беләбез. Сез һәрвакытта кешеләр арасында, җаваплы эштә булдыгыз, озак еллар Кече Чынлы авылы сәркәтибе булып эшләп, күпме авыл кешесенең дусты, алай гына да түгел, туганына әверелдегез. Бүген дә авылдашларыгызның тормышын кайгыртып яшисез. Сезнең тынгысызлыктан,  олы йөрәгегездән, күңелегез киңлегеннән һәркемгә өлеш чыга, анда кем дә сыя. Бар кешенең үтенече сыя торган киң күңеллелегез белән үрнәк һәм рәхмәтләргә ия сез.

Миләүшә Саматовна! Олы бәйрәмегез уңаеннан сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Саулыклы, җан тынычлыгы белән гомерегезнең тагын да шулай матур гына дәвам итүен телибез. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә. Фәргать абый белән тигезлектә, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.

55 нче тапкыр җәйләр сезгә,

Бүләк итә гомер гөлләрегез.

Исәнлек белән үтсен гомерегез,

Котлы булсын туган көнегез.

Хөрмәт белән: сезне яратып хезмәттәшләрегез.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев