Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы авылында яшәүче Хәйбуллова Сиринә Сәлихҗан кызының 50 яше 

    --, 19 февраль 2021 - 09:44
    38
    0
    0

    Кече Чынлы авылында яшәүче кадерле әниебез Хәйбуллова Сиринә Сәлихҗан кызының 21 февраль көнне  күркәм гомер бәйрәме – 50 яше. 

    Әниебез сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.

    Тормышның иң ямьле чагы.

    Илле яшь – ул әз әле!

    Алда әле – күпме шатлык,

    Күпме бәхет, наз әле.

    Гомереңнең бу мизгеле,

    Туктап бер җырлап алу.

    Үткәннәргә шөкер итеп,

    Киләчәккә юл салу.

    Иң изге теләкләр белән: улың Ильмир, киленең Энҗе, кызың Илсияр, киявең Радик һәм барлык туганнарың. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: