Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Кече Чынлы авылында яшәүче Харис Хәйдәр улы Фәхертдиновның юбилее

    --, 30 октябрь 2020 - 09:19
    35
    0
    0

    Кече Чынлы авылында яшәүче Харис Хәйдәр улы Фәхертдиновның 30 октябрьдә 70 яшьлек юбилее.

    Кадерлебез әтиебез!  Йөрәктәге иң җылы хисләребезне җиткереп, олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нинди генә матур сүзләр юлласак та, күңелдә булган рәхмәт хисләрен, изге теләкләрне әйтеп бетерә алмыйбыз. Тормышның нинди генә очрагында да син һәрвакыт юатасың, яхшы киңәшләреңне бирәсең. Гаиләдә син чын тормыш терәге, үрнәк әти. Синдәй якын кешебез булганга без бик бәхетле. Киләчәктә дә әниебез белән тигез, тыныч, мул тормышта, без, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, саулык белән, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп  яшәргә насыйп булсын.

    Рәхмәт сиңа, әтиебез, бик зур рәхмәт,

    Урап узсын сине кайгы-хәсрәт.

    Мәңге яшә, бәхет-шатлык белән,

    Һәммәбездән күреп кадер-хөрмәт.

    Иң изге теләкләр белән: әниебез, балаларың Фәнис-Гелгенә, Рәис-Лилия, Илдар-Айгел, оныкларың Регина, Ләйлә, Райлә, Нияз. Безнең теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: