Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Халитов Минсәет Ибраһим улының юбилее

19 января 2022, 08:10

225

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Халитов Минсәет Ибраһим улының  юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче әтиебез Халитов Минсәет Ибраһим улының 19 январьда 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең озынын, саулыкның ныгын телибез. Әни белән бергәләп, кайгы-хәсрәтсез, бәхеттә-шатлыкта, пар канатлы булып, гомерегезнең ахырынача тигезлектә, балаларыгызның игелекләрен күреп, оныкларыгызны куандырып яшәргә язсын.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең,

Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев