Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Халисә Билдан кызы Фәхретдинованың юбилее

27 марта 2021, 09:11

231

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Халисә Билдан кызы Фәхретдинованың юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче Халисә Билдан кызы Фәхретдинова 27 мартта үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, сөекле әбиебез!  Котлап сине туган көнең белән сәламәтлек, бәхет, балалар, оныклар шатлыгы телибез. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, безне үстердең, укыттың, кияүгә бирдең. Бүген дә ярдәм кирәк булганда сиңа сыенабыз. Оныгыңның яраткан әбисе, кода-кодагый, туганнарың тарафыннан хөрмәт ителүче кеше син. Гел шундый булып кал, әни! Авырулар, борчулар синнән ерак торсын, бары тик шатлыклар гына юлдаш булсын. Без сине бик яратабыз.

Әни! Онытмыйбыз, истә һаман,

Үгет-нәсихәтләр биргәнең.

“Матур йөр, балам, матур йөрсәң,

Бәхетле булырсың”-дигәнең.

Әни, син барында бәхетебез тулы,

Иң тыныч җир-синең куеның.

Син барында бөтен дөнья нурлы,

Яшәүнең юк һичбер кыены.

Саулык, шатлык сине ташламасын,

Кайгы-борчу капка какмасын.

Ходай сине бары безнең өчен,

Күз карасы кебек сакласын.

Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Вагыйз, балаларың Ландыш-Ильмас, оныгың Амиль, кодагыең Гүзәл, Усмановлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев