Кече Чынлы авылында яшәүче Илхам Заһит улы Фатхулловның 60 яшьлек юбилее
Кече Чынлы авылында яшәүче Илхам Заһит улы Фатхулловның 21 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, бабаебыз! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән котлыйбыз!
60 яшь – ул нибары 60 кыш, 60 жәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең жәе генә. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә әниебез белән пар канатлар булып, озын-озак еллар тигезлектә балаларыңның hәм оныкларыңның игелеген, шәфкатен күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Изгелекнең саф өлгесе булып,
Син торасың әти тормышта.
Әти дип дәшәр кеше булгач,
Рәхмәтле без шушы язмышка.
Иң изге теләкләр белән: әниебез, Линар-Назлыгөл, Лиана, Ландыш,оныкларың Диләрә, Ралинә. Теләкләргә кода-кодагыйларыгыз да кушыла.
Нет комментариев