Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Илдус Мөбәрәкҗан улы Җәмдихановның  юбилее

22 мая 2020, 09:16

475

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче  Илдус Мөбәрәкҗан улы Җәмдихановның  юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче әтиебез Илдус Мөбәрәкҗан улы Җәмдихановның  27 майда 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез!

Сине 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Әти, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез булдың. Син һәрвакыт ягымлы,   йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туганлыкның кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда көләч йөзең белән кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син булганда өебез нурлы, һәрвакыт ямьле. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып сау-сәламәт  озын гомер итүегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Дания, балаларың Эльмира-Рушан, Ильнар-Динара,оныкларың Ранэль, Ильназ һәм кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев