Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Гөлсирә һәм Җәмил ҖӘМДИХАНОВның юбилейлары

18 октября 2019, 09:44

485

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Гөлсирә һәм Җәмил  ҖӘМДИХАНОВның юбилейлары

Октябрь ае  Кече Чынлы авылында яшәүче  Гөлсирә  Идиатулла кызы  һәм  Җәмил Хәсәнҗан улы Җәмдихановлар өчен матур юбилейлар ае.  1  октябрьдә  әниебезгә 70 яшь тулды, ә әтиебезгә 25 октябрьдә 75 яшь тула.

Табигатьнең иң матур, бай вакытында  якты дөньяга аваз салучы кадерле әтиебез, әниебез һәм яраткан әби-бабабыз! 

Сезне олы, матур бәйрәмегез–юбилейларыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә, гомер буена җитәрлек сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы  картлык, иң мөһиме – күңел тынычлыгы  телибез. Тормышыгыз  көзге муллык кебек шатлыклы,  бәхетле  вакыйгаларга бай булсын. Алдагы көннәрегездә дә, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, тигезлектә, без, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәтләрен тоеп, безне сөендереп, мул һәм имин тормышта бәхетле картлык  кичереп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Бәйрәмегез белән котлап.

Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез,

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез!

 Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз һәм оныкларыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев