Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Гелинә Рафикъ кызы Юсуповага 60 яшь

17 января 2020, 11:15

732

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Гелинә Рафикъ кызы Юсуповага  60 яшь

Кече Чынлы авылында яшәүче Гелинә Рафикъ кызы Юсуповага 20 январьда 60 яшь тула.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең өчен тормышта олы таяныч, ярдәмче, киңәшче. Син булганда өебез якты, нурлы, җылы. Без синең киң күңелле, олы җанлы, гади, ярдәмчел булуыңа карап сокланабыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның чиксезен, күңел тынычлыгы телибез. Киләчәк көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә.

Туган йортыбызның кояшы син,

Күңелебезгә җылы бирәсең.

Һәрбер көнең саулык белән үтсен,

Тормыш дәртең һич тә сүнмәсен.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Минзаһит, балаларың, киленнәрең, киявең һәм оныкларың.

 

Кече Чынлы авылында гомер итүче Юсупова Гелинә Рафикъ кызының 20 январьда гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле кодагыебыз!

Сине ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа гомернең озынын, бәхетнең олысын, сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, шатлык-куанычлар насыйп итсен. Кода белән бергәләп булдырган түгәрәк тормышыгызның рәхәтен күреп, бала-оныкларның игелеген һәм шатлыкларын күреп яшәргә язсын сезгә.

60 яшь – ул әлләни күп түгел,

Тырыш әйдә йөзгә җитәргә.

Язсын йөзгә җитеп, шатлык белән,

Бергә-бергә гомер итәргә.

Иң изге теләкләр белән: кодаң Наил, кодагыең Гөлфизә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X