Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Фәния Шәрифҗан кызы Моратованың  юбилее

30 ноября 2018, 08:30

748

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Фәния Шәрифҗан кызы Моратованың  юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче Фәния Шәрифҗан кызы Моратованың  шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерле туганым! Сине гомер бәйрәмең – юбилеең белән тәбриклибез. Киң күңелле, барлык кешеләргә дә һәрчак ярдәмчел, кешелекле булуың өчен олылыйбыз. Киләчәк көннәрең саулык-сәламәтлектә, кайгы-хәсрәтсез, бала-оныкларыңның игелегендә үтсен. Тормыш күгең һәрчак аяз, гомерең озын булсын, һәр көн куаныч китерсен. Без сине туганнарыңа һәм якыннарыңа ярдәмчел булуың белән хөрмәт итәбез.

Озын гомер бирсен Ходай сиңа,

Сызламасын аяк-кулларың.

Балаларың, оныкларың, туганнарың белән,

Матур үтсен гомер юлларың.

Киң күңелең, ачык йөзең өчен,

Кояш белән сине тиңлибез.

Шатлык белән тулы куанычлы,

Озын гомер сиңа телибез.

Иң изге теләкләр белән: сеңелең Фәридә, тормыш иптәшем Ирек һәм балаларым.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев