Кече Чынлы авылында яшәүче Фәхретдинова Семмия Хатыйп кызының туган көне
Кече Чынлы авылында яшәүче әниебез Фәхретдинова Семмия Хатыйп кызының 25 августта туган көне. Иң кадерле, иң сөйкемле, иң ягымлы, иң сөекле, яраткан әниебезне, әбиебезне чын күңелдән иң матур юбилее белән тәбрик итәбез!
Кояшыбыз, җәебез син,
Син безнең сулар һава.
Ал чәчәкләрдәй ягымлы,
Иң назлы, гүзәл Ана!
Ай нурыннан нурлырак,
Синең алсу йөзләрең.
Моңлы бер көй булып яңгырый,
Әйткән һәрбер сүзләрең!
Син йортыбыз бизәге,
Туар таңның син яме.
Юллар кебек озын булсын,
Әнием, гомерләрең!
Әтиебез белән икәү һәрчак шулай иңне - иңгә куеп, олыгайган көннәрегезне дә җырга- моңга төреп, тигез, матур гомер итегез. Саулык-сәламәтлек сезне ташламасын, бәхеткә, шатлыкка төренеп, озын - озак яшәгез!
Сине өзелеп яратып: тормыш иптәшең; балаларың Альберт - Ләйсән, Ранис - Миләүшә һәм татлыдан татлы оныкларыгыз Адилә, Адель, Ралинә, Раян.
Нет комментариев