Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Җәүдәт Хәнәфи улы Халитовның 80 яшьлек юбилее

30 декабря 2019, 08:32

596

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Җәүдәт Хәнәфи улы Халитовның 80 яшьлек юбилее

Кече Чынлы авылында яшәүче Җәүдәт Хәнәфи улы Халитовны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез! 

Синең хезмәт сөючән булуыңа, гомереңне без– балаларыңа, оныкларыңа үрнәк булырлык мәгънәле һәм файдалы итеп үткәрүеңә сокланабыз һәм горурланабыз. Син әтиебез, балалар- оныклар дип яшисең. Безнең өчен син һәрвакыт олы терәк, таяныч, киңәшче, ярдәм итүче. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!

Сиңа исәнлектә, җан тынычлыгында, әниебез белән тигезлектә, тагын бик күп еллар безне шатландырып, озын гомер итүне телибез. Алдагы көннәрдә дә без, балалаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп,  бәхет-шатлыкта яшәргә язсын Ходай.

Олы җанлы, изге йөрәк синдә,

Кояштай нур сирпеп яшисең.

Җылың җитә безнең һәммәбезгә,

Иң кадерле, күркәм кеше син.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, улларың Фәргать, Илфат, Дамир, киленнәрең, җиде оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев