Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы  авылында  яшәүче Дамир  Шәүкәт улы  Хайбулловның олы  юбилее

29 апреля 2022, 08:43

203

0

0

Кече Чынлы  авылында  яшәүче Дамир  Шәүкәт улы  Хайбулловның олы  юбилее

Кече Чынлы  авылында  яшәүче Дамир  Шәүкәт улы  Хайбулловның 29 апрельдә  олы  юбилее.

Кадерле  тормыш  иптәшем, яраткан әтиебез, дәү әтиебез!

Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әти, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз һәм киңәшчебез дә. Син булганда өебез нурлы, һәрвакыт ямьле.

 Шундый зур һәм якты бәйрәмеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.      

Кадерлебез!  Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез.Гел шулай көләч, ягымлы бул. Туачак таңнарың, киләчәк көннәрең  кояш кебек якты, җылы булсын. Киләчәктә балаларыңнын игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып тигез гомер  итегез!

 Котлы булсын, әти, туган көнең,

 Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең!

 Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

Үтсен синең килер көннәрең.

Изге теләкләр белән, сине яратып: тормыш иптәшең Алсу, балаларың Динара-Ильнар, Дилә, оныкларың Илназ, Иллария, кода-кодагыең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев