Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Айрат Мансур улы Рәимовка  45 яшь

02 декабря 2019, 15:14

441

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Айрат Мансур улы Рәимовка  45 яшь

Кече Чынлы авылында яшәүче Айрат Мансур улы Рәимовка  45 яшь тула.

Яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз!  Төп нигезнең утын сүндермичә, без – туганнарыңа һәрвакыт  ачык һәм киң күңелле, мәрхәмәтле,  ярдәмчел  булуың  өчен сиңа зур рәхмәт.  Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Бүгенге көндә гаиләң, балаларың, туганнарың алдында зур хөрмәт иясе син, киләчәгең дә шулай игелек белән сугарылып, хөрмәттә үтсен. Якын кешебезнең туган җанлы булуы безне бик куандыра. Барыбызның да хәлен белешеп, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер торуы бер тату гаилә булып яшәвебезне тәэмин итә.

Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, тормыш иптәшең Алсу белән, балаларыгыз Алинә белән Ниязның игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бергә озак яшәгез.

Гомер юлың пар канатлы үтсен,

Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.

Тормыштагы кылган игелегең,

Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Иң изге теләкләр белән: Марат-Гөлнара, Илсөяр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев