Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында яшәүче Алиуллов Нәҗип Хаматҗан улына 70 яшь тула

17 января 2020, 11:15

409

0

0

Кече Чынлы авылында яшәүче Алиуллов Нәҗип Хаматҗан улына  70 яшь тула

Кече Чынлы авылында яшәүче Алиуллов Нәҗип Хаматҗан улына 20 январьда  70 яшь тула, әниебез белән бергә гомер итүләренә 45 ел тулды.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән 70 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәк. Син безнең ышаныч та, таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

Гаилә нигезе нык син булганга гына,

Рәхмәт синең төпле сүзеңә.

Безгә булган изгелегең, игътибарың,

Савап булып кайтсын үзеңә.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Сине ташламасын, әти, гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, кызларың, улларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев