Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында гомер итүче Сания Зиннәтулла кызы Айзатуллинага 75 яшь

12 августа 2021, 08:02

197

0

0

Кече Чынлы авылында гомер итүче Сания Зиннәтулла кызы Айзатуллинага  75 яшь

Кече Чынлы авылында гомер итүче Сания Зиннәтулла кызы Айзатуллинага 12 августта 75 яшь тула.

Кадерле, газиз әниебез, сөекле әбиебез, 29 яшеңнән ирсез калып, өч балаңны үстердең.

Җир йөзендәге иң изге теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәт күрмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, хәерле озын гомер кичерүеңне телибез. Без сине бик яратабыз, әниебез, кабуллардан булсын теләгебез.

Кайгы бер дә ишегеңне какмасын,

Ходай сине бары безнең өчен,

Күз карасы кебек сакласын.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә утын сүндермичә,

Безнең туып-үскән ояның.

Барлык балаларың, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән Миләүшә белән Илсур.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев