Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында гомер итүче Халитов Гомәр Шәфикъ улының юбилее

31 мая 2019, 11:51

555

0

0

Кече Чынлы авылында гомер итүче Халитов Гомәр Шәфикъ улының юбилее

Кече Чынлы авылында туып-үсеп, шунда гомер итүче Халитов Гомәр Шәфикъ улының 6 июньдә 55 яшьлек юбилее.

Дөньядагы иң кадерле, иң якын кешебезяраткан тормыш иптәшем, хөрмәтле әтиебез,бабабыз!

Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Кадерледән-кадерле кешебез,сиңа җир йөзендәге иң изге, матур теләкләребезне җиткереп, озын гомер,ныклы саулык, бәхет,шатлык,тыныч тормыш телибез.

Син үз гомереңдә үткән еллар эчендә тырышлыгың, уңганлыгың белән күпләргә үрнәк булып, тормыш арбасын төптән җигелеп тартып,үз бәхетеңне үз кулларың белән төзеп, бүгенге имин тормышыңны булдырган кеше. Нык ихтыяр көченә ия булуың, ярдәмчеллегең сине гаиләң, балаларың алдында ихтирамлы итә. Киләчәктә дә пар канатлы булып, балалар белән, мул тормышта, кайгы-хәсрәт күрмичә яшәргә насыйп булсын.

Без, балаларың, сиңа безне кадерләп үстереп, тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итүең өчен рәхмәт әйтәбез, шундый әтиебез булганга горурланабыз. Алдагы көннәрдә гаилә җылысында, балалар рәхәтендә, нигез-оябызның җылысын саклап яшәсәк иде.

Җирдә кояш нуры балкыгандай

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Румия, балаларың Альберт-Алсу, Динә-Дамир, оныкларың Мәрьям, Марат, Амира. Безнең изге теләкләребезгә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев