Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында гомер итүче Гөлфәния Миннехалим кызы Туктамишеваның юбилее

15 апреля 2022, 08:56

174

0

0

Кече Чынлы авылында гомер итүче Гөлфәния Миннехалим кызы Туктамишеваның юбилее

Кече Чынлы авылында гомер итүче иң кадерле кешебез  – әниебез Гөлфәния Миннехалим кызы Туктамишеваның 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез!

Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син җир йөзендә безнең өчен иң кадерле, яраткан кешебез. Син булганда өебез якты, нурлы һәм җылы. Син безнең өчен дөнья яме, тормышыбызда олы бер терәк, таянычыбыз. Барлык изгелекләрең өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, һәрвакыт шулай изге, сабыр, мәрхәмәтле булып, тигез, бәхетле тормышта, озак еллар кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле, якын кешебез.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Бәдертдин, кызларың Румия, Рузилә; улың Рамиль; киленең Луиза, киявең Рәфис һәм оныкларың: Илдар, Айдар, Ильназ, Алинә, Адель, Рамина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев