Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылында гомер итүче Айметдинов Радик Гаяз улының юбилее

02 октября 2020, 08:46

350

0

0

Кече Чынлы авылында гомер итүче  Айметдинов Радик Гаяз улының  юбилее

Кече Чынлы авылында гомер итүче әтиебез Айметдинов Радик Гаяз улының 1 нче октябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 55 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син оныкларыңа ягымлы бабай. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Иң изге теләкләр белән әниебез Миләүшә, балаларың Ләйсән-Ильфат,Айгел,оныкларың Ильфир, Диас һәм туганнарың.  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев