Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авылда яшәүче Кәүсәрия Хәйдәр кызы Ильясованың юбилее

01 августа 2020, 09:44

334

0

0

Кече Чынлы авылда яшәүче Кәүсәрия Хәйдәр кызы Ильясованың юбилее

Кече Чынлы авылда яшәүче Кәүсәрия Хәйдәр кызы Ильясованың 1 августта 75 яшьлек юбилее.

Кадерле, яраткан әниебез, әбиебез, карт әбиебез! Сине ихлас күнелдән туган көнең, 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа булган рәхмәтебезне, күнелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Без сине яратабыз!

Әни, сиңа күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең,

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,

Күршеләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әнкәй, бергәләп.

75 яшь. Артта озын юллар.

Шатлык, сагышлар да булгандыр.

Чәчләреңә инде чал йөгергән,

Еллар чоры шулай кунгандыр.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,

Юбилеең белән котлыйбыз.

Шатлык белән озын гомер итеп,

Яшәвеңне генә телибез.

Иң изге теләкләр белән: Ринат-Резидә, Радик, Ландыш, Ильдус - Гүзәл, Илсур-Рамилә, 8 оныгың һәм 3 оныкчыгың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X