Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Чынлы авлында гомер итүче Дания Илаҗетдин кызының юбилее

18 сентября 2020, 10:04

638

0

0

Кече Чынлы авлында гомер итүче Дания Илаҗетдин кызының юбилее

Кече Чынлы авлында гомер итүче кадерледән-кадерле,газизләрдән- газиз кешебез-яраткан әниебез Сабитова Дания Илаҗетдин кызының 19 сентябрьдә 60 яшьлек күркәм юбилее. Шушы көннәрдә әтиебез белән матур тормыш корып яшәүләренә 40 ел тулды.

 Миләшләр кып-кызыл булып балкыган мәлдә, Батыр районы Кыр Бикшеге авылында хезмәт сөючән, әхлаклы,тырыш Илаҗетдин һәм Сылуҗан Хәмдиевлар гаиләсендә нәни кызчык беренче авазын сала...Үсеп җитү белән гүзәл кыз яшәү мәгънәсен хезмәттән эзли, гомерен тулысынча үз гаиләсенә һәм яраткан эшенә багышлап, яши башлый.

 Әниебез,әбиебез! Йөрәгебездәге иң җылы,матур хисләребезне җиткереп, сине туган көнең белән котлыйбыз! Син дә бүген яраткан балаларыңның  кадерлесе,туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, гомер көзенә аяк басасың.Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф һәрвакытта да юлдаш булсын сиңа. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, без, балалаларыңның,оныкларыңның  игелеген күреп, уңышларына сөенеп, әтиебез белән тигез, мул  тормышта, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.

Әти,әни ! Сезнең әлеге чорыгыз матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын иде. Эшләгән эшләрегезнең әҗерен күреп, озак елларның туачак таңнарын исән-имин, шатлык белән каршыларга язсын. Һәрвакыт шундый булып калыгыз, йөзләрегездән елмаю китмәсен, туган нигез уты озак еллар балкысын.

 Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез,
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез, балаларың Миләүшә -Ильсур, Ләйсән-Альберт,  оныкларың Динар, Раиль, Адилә, Адель.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X