Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Казан шәһәрендә яшәүче Ринат Әмирҗан улы Халитовның юбилее

08 ноября 2019, 09:10

544

0

0

Казан шәһәрендә яшәүче Ринат Әмирҗан улы Халитовның  юбилее

Кече Чынлы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Ринат Әмирҗан улы Халитовның 10 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, дәү әтиебез!

Йөрәгебездәге иң җылы, матур хисләребезне җиткереп, сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен бик кадерле, олы жанлы кешебез. Без сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез һәм синең белән горурланабыз!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Резидә, балаларың Айрат-Миләүшә, Алмаз-Рамилә, оныкларың Әмир, Рината. Шушы теләкләргә әти-әниең дә кушыла.

 

Кече Чынлы авылында туып -үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә  яшәүче Ринат Әмирҗан улы Халитовның 10 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле киявебез, бердәнбер  җизнәбез!

Сине туган көнең белән котлап иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар кумсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән: Ильясовлар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев