Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Шәйморза авылында яшәүче Венера Нурмөхаммәт кызының юбилее

30 ноября 2018, 08:29

752

0

0

Иске Шәйморза авылында яшәүче, кадерле әниебез, Байбулатова Венера Нурмөхаммәт кызының 29 ноябрьдә олы юбилее. Әниебез гомеренең 40 елын балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран-укытучы.

Кадерле әниебез!  Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.Синең шундый киң күңелле, түземле, сабыр булуыңа сокланабыз.

Сизелмичә узган озын юлда

Үрелгәндер бергә шатлык-сагыш.

Намус белән үткән гомереңдә

Булмагандыр, әни, һичбер ялгыш.

Матур итеп гомер итәсең син,

Дус-туганның кадерләрен белеп.

Язмыш сынавына бирешмичә,

Яшисең син елмаеп һәм көлеп.

Төрле чакны күрдең, әни,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада!

Әни! Сиңа исәнлек-саулык, бәхетле тыныч картлык теләп, синең якты йөзең, күркәм холкың, Җир - Ананың үзе кебек сабырлыгың алдында башыбызны иябез.

Шулай ук якын көннәрдә булачак туган көне белән әтиебезне дә котлыйбыз. Әти! Сиңа озын гомер, шатлык-куанычлар, әниебез белән тигез, бәхетле тормыш телибез.

Изге теләкләр белән: балаларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев