Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Шәйморза авылында яшәүче Тимерша Хәйрулла улы Абдриевның юбилее

24 июня 2022, 08:24

265

0

0

Иске Шәйморза авылында яшәүче Тимерша Хәйрулла улы Абдриевның юбилее

Иске Шәйморза авылында яшәүче Тимерша Хәйрулла улы Абдриевның 26 июньдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, сөекле бабабыз! Син безнең өчен дөнья яме, тормышыбызда олы бер терәк, һәрчак тоеп яшибез синең ярдәмеңне.  Син безнең киңәш бирер, шатлыкларыбызны бергәләп уртаклашыр кешебез. Сиңа саулык, күңел тынычлыгы телибез. Тормышыбызның маягы, таянычы син. Бүгенгедәй изге күңелле булып, якыннарың, туганнарың, кода-кодагыйларың, дусларың янәшәсендә, әниебез белән тигезлектә, бәхетле гомер ит. Без, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып, озак еллар кадер-хөрмәттә яшә.

Гадел дә син, мәрхәмәтле дә син,

Безгә синең белән бик рәхәт.

Әтиебез, барысы өчен дә сиңа,

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Нинди генә теләсәк тә,

Бик аз булыр синең хөрмәткә.

Бәхет, шатлык, исәнлекләр теләп,

Без калабыз изге теләктә.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, балаларың Илдар-Айгөл, Адилә, Ильмас-Гөлкәй, Нияз, Азалия, Зөлфәт-Гөлназ, Әмирхан, Рәйхан. Безнең теләкләргә барлык туганнар һәм кода-кодагыйлар да кушыла.

 

 

Хөрмәтле Тимерша Хайруллович!

26 июнь, зур, шатлыклы вакыйга, Сезнең юбилеегыз, 70 еллап үткән гомер баскычларын барлый торган көн. Инде 7 елга якын Сезнең белән кода-кодагыйлар булып яшибез, аның өчен без бик шатбыз, чөнки безгә акыллы, сабыр, белемле, эшчән, тәүфыйклы кыз бала тәрбияләп, үстереп биргәнсез. Бүген сезгә рхмәтлебез.

Үзегез барысына да өлгер булдыгыз: яхшы гаилә башлыгы, акыллы җитәкче булып, районыбызның төрле хезмәтләрендә эшләп, аның алга китешенә зур өлеш керткән шәхессез!

Олы юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез, бетмәс көч, нык саулык, зур киңәшче булып гомер итүегезне теләп, хөрмәт белән: кодаң Филорид, кодагыең Гүзәлия Сагдеевлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев