Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Шәйморза авылында яшәүче Әхтәмова Резедә Мөбарәкҗан кызының юбилее

10 августа 2020, 09:04

304

0

0

Иске Шәйморза авылында яшәүче Әхтәмова Резедә Мөбарәкҗан кызының  юбилее

Иске Шәйморза авылында яшәүче Әхтәмова Резедә Мөбарәкҗан кызының 10 августта 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез!

Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сиңа язгы кояш нурлары сыман аяз көннәр,  корычтай нык сәламәтлек, саулык, җан тынычлыгы,  ак бәхетләр телибез! Балагызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, сау-сәламәт озын бәхетле гомер итүегезне телибез.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була

Кайгыларың булса - югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез Фәрит, балаларың Рим- Гүзәл, оныкларың Асель, Ясминә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев