Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Шәйморза авылында яшәүче Хасият Гарифулла улы Басыйров 80 яшьлеген билгели

29 июня 2020, 15:51

323

0

0

Иске Шәйморза авылында яшәүче Хасият Гарифулла улы Басыйров 80 яшьлеген билгели

Иске Шәйморза авылында яшәүче Хасият Гарифулла улы Басыйров бүген, ягъни 26 июньдә, үзенең туган көнен – 80 яшьлеген билгели.

Әтиебез безнең легендар кеше. Гомере буе, 74 яшенә кадәр, җәмгыять тормышыннан аерылмады ул. Башта туган авылыбыздагы колхозда шофер, өлкәнәя төшкәч завхоз булып эшләде. Булдыклылыгына, намуслылыгына күрә лаеклы ялга чыккач та, чакырып алып, хезмәтен дәвам итүен сорадылар аңардан. Ә бүгенге көндә әтиебез өйдә инде, әниебез Сәрия белән икәүләп төзегән шатлык-бәхетләрендә яшәүләрен дәвам иттерәләр. Алар без, 4 балаларына, лаеклы тәрбия бирделәр, барыбызга да югары белем алырга ярдәм иттеләр. Өебезнең нуры, кайтып таяныр нокта, киңәшче, иң хөрмәтле кешеләр алар безнең өчен.

Әти, барысы өчен дә: хезмәтең, тәрбияң, олы җанлы әти булганың, безне кайгыртып яшәгәнең өчен рәхмәт әйтеп юбилеең белән котлыйбыз сине!

Киләчәгең дә матур булсын, сәламәтлегең какшамасын, Ходай пар канатыңнан аермасын, безнең өчен кирәк булып, тормыштан гел шатлыклар гына күреп яшә!

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Көннәрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен!

Сине хөрмәт итеп һәм яратып: әниебез, барлык балаларың, кияү, киленнәрең исеменнән кызың Гүзәл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев