Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Мөшфика Миргасим кызы Кашапованың юбилее

05 апреля 2020, 10:15

411

0

0

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Мөшфика Миргасим кызы Кашапованың юбилее

Иске Шәйморза авылында туып, шунда гомер итүче Мөшфика Миргасим кызы Кашапованың 7 апрельдә 90 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез! Без сине олуг юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет телибез.

Әни! Син булганда өебез якты, нурлы. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Саулыкта картаерга язсын сиңа.

Котлы булсын, әни, юбилеең,

Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.

Безнең өчен бик тә кирәкле син,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән: биш балаң, кияү-киленнәрең, җиде оныгың, биш оныкчыгың исеменнән оныгың Энҗе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев