Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Басыйрова Халисә Хасиятулла кызына 70 яшь

03 августа 2021, 09:23

202

0

0

Иске Шәйморза авылында гомер итүче Басыйрова Халисә Хасиятулла кызына 70 яшь

Чүпрәле районы Мунчәли авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Иске Шәйморза авылында гомер итүче әниебез Басыйрова Халисә Хасиятулла кызына 3 августта 70 яшь тула.

Дөньядагы иң газиз һәм сөекле кешебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әниебез. Без сырхаулап ятканда, чын күңелдән борчылучы, кайгы-хәсрәт килгәндә - юатучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.  Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа.

Кадерле әниебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак еллар яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса - уртак була

Кайгыларың булса - югала.

Гади, сабыр, олы җанлы да син,

Кылганнарың бары изгелек.

Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,

Бәхетләрең булсын гомерлек.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү - киленең, оныкларың исеменнән кызың Зөлфия һәм улың Рамил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев