Иске Кәкерле авылында яшәүче әтиебез Мөкатдәсов Рөстәм Мансур улының юбилее
Иске Кәкерле авылында яшәүче әтиебез Мөкатдәсов Рөстәм Мансур улы 1 августта 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган иксез-чиксез рәхмәтләребезне әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, киң күңелле әтиләр сирәктер. Син безгә таяныч та, ышаныч та, яклаучы да. Үстердең, кеше иттең-рәхмәт сиңа. Барыбыз да сиңа озын гомер, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, бәхет-шатлык телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысн тоеп, хәерле тыныч тормышта озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Без шатланабыз, әти, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 60 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев