Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле  авылында яшәүче Сәлахетдинова Илһамия Каюм кызының юбилее

17 июня 2021, 15:43

204

0

0

Иске Кәкерле  авылында яшәүче Сәлахетдинова Илһамия Каюм кызының  юбилее

Иске Кәкерле  авылында яшәүче Сәлахетдинова Илһамия Каюм кызының шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән шушы матур юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, шатлыкта, кайгы-хәсрәт күрми, тормышыбызга ямь өстәп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп яшәргә язсын. Син безнең өчен иң кадерле кеше. Барлык кылган изгелекләрең, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен синең алда башыбызны иеп, олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Әнкәй, диеп, әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса- уртак була,

Кайгыларың булса-югала.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Сине яратып: балаларың Фәнис-Миләүшә, Фәрит-Илһамия һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев